Россия Президенты Владимир Путин бу атнада Кремльдә дәүләт бүләкләре тапшырачак һәм Россия Иминлек советы әгъзалары белән киңәшмә үткәрәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Павел Зарубинның Россия 1 телеканалында эфирга чыга торган «Мәскәү. Кремль. Путин» программасында шулай дип белдерделәр.
Телеканал мәгълүматлары буенча, бүләкләү тантанасы 8 Мартка планлаштырылган.
Дәүләт башлыгы шулай ук Россиянең гүзәл затларын Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәчәк.