Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә мөгаллимәләрне бүләкләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 8 Март алдыннан Татарстан педагогларына һәм остазларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Чара Казан Кремлендә узды.

«Сезне язның, матурлыкның һәм мәхәббәтнең якынлашып килүче бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйсым килә. Табигать хатын-кызларга матурлык һәм бетмәс-төкәнмәс энергия, наз һәм тугрылык, тормыш зирәклеге, гаҗәеп көч һәм сабырлык биргән. Сез гаилә учагын саклыйсыз һәм һөнәри эшчәнлектә уңышларга ирешәсез», – диде Рәис мөгаллимәләргә.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген ил алдында торган сынаулар исәпкә алганда, яшь буынны тәрбияләү һәм үстерүнең әһәмияте тагын да арта. Нәкъ менә шуңа күрә Россия Президенты Владимир Путин 2023 елны педагог һәм остаз елы дип игълан итте.

«Һәрберебезнең тормышында балалар бакчасында безнең өчен иң яхшы тәрбияче, мәктәптә укытучы, һөнәри белем бирү учреждениесендә укытучы, эштә остаз бар иде. Аерым, җылы хисләр ул. Ике яклы булгандыр дип ышанам. Сезгә тынгысыз хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү