«Сез – безнең таянычыбыз». Казанда Татарстанның «Ел хатын-кызлары»н  бүләкләделәр

Иң матурлары, иң акыллылары, иң булганнары. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика хатын-кызлары турында шулай диде. Бәйрәм алдыннан, матур гадәт буенча, Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Бүләкләү тантанасына килгән хатын-кызларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде.

– Әлеге бәйге ярдәмендә без ел саен үз эшендә югары профессионаллар, олы хөрмәткә лаек әниләр, искиткеч хатын-кызлар белән танышабыз. Аларның тормышлары республикабыз язмышына тыгыз бәйләнгән. Чөнки бу хатын-кызлар Татарстанның икътисадый, интеллектуаль һәм рухи-мәдәни үсешен билгели, – диелә Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатында. – Бүгенге катлаулы чорда безнең хатын-кызлар ирләре, абыйлары, әтиләре белән беррәттән Ватан иминлеге турында кайгырта. Бу – фидакарь хезмәт, ихтыяр көче һәм рухи юмартлыкның лаеклы үрнәкләре. 80 ел чамасы элек әниләре һәм әбиләре эшләгән кебек үк, хәзерге хатын-кызлар ныклы тыл, ышанычлы ярдәм, йорт һәм туганнары белән өзелмәс элемтә булдыру, туган илнең тыныч һәм имин киләчәге өчен кулдан килгәннең барысын да эшли.

Эштә дә, гаиләдә дә, тылны саклауда да, балаларны тәрбияләүдә дә иң яхшылары. Фәрит Мөхәммәтшин республика-хатын кызлары турында шулай диде:

– Тормышымны хатын-кызлардан башка күз алдына китерә алмыйм. Сез гаилә традицияләрен, ватанпәрвәрлекне кадерләп саклыйсыз һәм киләсе буыннарга тапшырасыз. Шунысы да куанычлы: гүзәл затларыбыз республикабызның күп кенә башлангычларында актив катнаша. Икътисад һәм сәясәт, сәламәтлек саклау һәм мәгариф, фән һәм мәдәният –тормышыбызның бу һәм башка күп өлкәләрен сезнең талантыгыздан һәм һөнәри осталыгыгыздан башка күз алдына да китереп булмый. Без Татарстан хатын-кызлары белән горурланабыз, – диде парламент башлыгы. – Сездә без ир-атларда булмаган эчкерсезлек, җайга сала белү, һәркемгә яраклы чишелеш таба белү бар. Сез – безнең таянычыбыз.

Тантанада хатын-кызларның гаилә учагын саклаучылар гына түгел, ә һөнәри эшчәнлектә, җәмәгать тормышының барлык тармакларында да югары нәтиҗәләргә ирешә алуларын кат-кат әйттеләр. Бәйгедә җиңүчеләр арасында күпбалалы әниләр, гаиләләренә 8әр бала алган хатын-кызлар, шәфкать туташлары, табиблар, сәнгать эшлеклеләре, эшмәкәрләр, укытучылар, технологлар, галимнәр һ.б. бар иде. Конкурска Татарстанның барлык районнарыннан диярлек 300дән артык гариза килгән. Җиңүчеләрне 10 номинация буенча бүләкләделәр.

Оештыручылар белдергәнчә, иң күп җиңүчеләр гадәттәгечә «Хатын-кыз – ана» номинациясендә билгеләнгән. Алар арасында Азнакай районының Әсәй авылыннан Резеда Хәмидуллина да бар. Биш бала анасы, офицер хатыны, ирен һәм өлкән улын махсус хәрби операциягә озатып, зур терлекчелек хуҗалыгын җитәкли. «Хатын-кыз – ана» номинациясендә тагын бер җиңүче – фронтка ярдәм итү өчен хәрби хезмәткәрләрнең хатыннарын берләштергән, Зәй районыннан алты бала әнисе Елена Терентьева. Тукай районының Круглое Поле бистәсе мәктәбендә физика укытучысы, ике бала әнисе һәм биш баланы тәрбиягә алган Светлана Рогова һәм башкалар да – шул исемлектә.

Моннан тыш, гүзәл затларны «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият», «Хатын-кыз – үрнәк», «Хатын-кыз – галим», «Хатын-кыз – бизнес-леди», өлкәннәр өчен «Өченче буын героинясы», «Хатын-кыз – лидер», «Минем язмышым – минем һөнәрем» номинацияләрендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бәйгедә ир-егетләрне дә онытмадылар. Аларны «Ир-ат – лидер», «Ир-ат – игелекле йөрәк» номинацияләрендә бүләкләделәр. «Ир-ат – лидер» булып, Татарстан вице-премьеры Евгений Варакин, Татарстанның чаңгы белән трамплиннан сикерү федерациясе президенты Әнәс Вәлиев, Тәтештәге балалар сәнгать мәктәбе директоры Сергей Арцыбашев танылды. Изге эшләре өчен Мамадыштан Фәнил Гыйззәтуллин, Бөгелмәдән Альберт Кәримов, Теләчедән Рәис Нуретдинов билгеләп үтелде.

Ләйсән Сафина

 

 

 


Фикер өстәү