Белми калмагыз! Кайда нәрсә эшләнәсен халык сайлый алачак

Мамадышта – тау чаңгысы паркы төзеләчәк, ә Алабугада – Шишкин буаларын танымаслык булып үзгәртмәкчеләр. Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр илкүләм бәйгесенең узган елгы җиңүчеләре һәм быел федераль үзәктән грант отарга дәгъва кылучылар турында сөйләделәр. Агымдагы елда кайсы районнарга уңыш елмаячак?

Быел республикада төзекләндерү, коммуналь челтәрләрне яңарту, капиталь ремонт һәм төзелешкә бәйле барлыгы 44 республика программасы гамәлдә. Алар кысасында 51,7 миллиард сумлык эш башкарылачак дип фаразлана. Боларга өстәп, 6 илкүләм проект һәм 4 дәүләт программасы да эшли. Аларның гомуми бәясе 15 миллиард сумга якын тәшкил итә.

– Гадәттәгечә иҗтимагый киңлекләрне һәм ишегалларын төзекләндерүгә бәйле программаларга зур урын бирелә, – диде Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин. – Быел 960 ишегалды территориясе, 68 парк, сквер һәм яр буе тәртипкә китереләчәк. Алар арасына “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты кысасында үткәрелүче Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр бәйгесенең республикадагы җиңүчеләре дә керә.

Билгеле булганча, әлеге бәйге Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештырылды һәм тәүге тапкыр 2018 елда узды. Моңарчы анда халык саны 100 мең кешедән артмаган федераль һәм төбәк әһәмиятендәге кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр генә катнашса, былтыр мондый мөмкинлекне 200 меңгә кадәр кеше яшәүче шәһәрләргә дә бирделәр.

– Татарстанның иҗтимагый киңлекләрне үстерү юнәлешендә шактый тәҗрибәсе бар. Без республикада бу эш белән 2015 елдан бирле шөгыльләнәбез. Моның нәтиҗәсе буларак, бәйге башланганнан бирле 40 проект федераль үзәктән грант алды инде. Аларның гомуми күләме 2 миллиард 700 миллион сумга җитте, – диде министр.

Узган ел, мәсәлән, җиңүчеләр исемлегендә 8 республика проекты бар. Алдагы еллардан аермалы буларак, былтыр бәйгене бер ел эчендә ике тапкыр үткәргәннәр. Җәй көне үткәрелгән конкурста республикадан юлланган 7 проектның алтысы (Болгар, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш һәм Лениногорск шәһәрләрендә иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә бәйле эшләр) жюри әгъзалары тарафыннан хупланса, кыш көне Татарстаннан тәкъдим ителгән Яшел Үзән һәм Әлмәттәге ике проект та җиңүчеләр исемлегенә эләккән. Барлык проектларны тормышка ашыру өчен 696 миллион сум грант бүлеп биреләчәк. Моннан тыш, республика бюджетыннан да ярдәм каралган. Проектларны киләсе ел азагына кадәр тормышка ашырып бетерү каралган.

Аерым алганда, Мамадышта экстремаль һәм кышкы спорт төрләре паркы төзеләчәк. Моның өчен федераль, республика һәм җирле бюджеттан 130 миллион сумга якын акча бүлеп биреләчәк. Зәйнең Җиңү Проспектында Яшьләр паркы барлыкка киләчәк. Проектны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан гына да 85 миллион сумлык грант алачаклар. Ә менә Алабугада Шишкин буалары танымаслык булып үзгәрәчәк.

Илкүләм бәйгенең быелгы катнашучылары да билгеле. Алар турында Татарстан шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина сөйләде.

– Катнашучыларны берничә этаптан торган сайлап алу барышында билгеләдек. Болар – халык саны 20 мең кешедән артмаган кечкенә шәһәрләр арасында – Минзәлә һәм Тәтеш, халык саны 20–50 мең кеше тәшкил иткән кечкенә шәһәрләр арасында – Азнакай, Баулы, Нурлат һәм Менделеевск, 50–100 мең кеше яшәүче кечкенә шәһәрләр арасында исә Бөгелмә җиңү өчен көч сынашачак. Тәүге тапкыр тарихи шәһәр буларак Зөя шәһәр-утравын да бәйгегә тәкъдим иттек. Без алырга мөмкин булган грантның гомуми күләме 675 миллион сум тәшкил итә, – диде Наилә Зиннәтуллина.

2020 елдан бирле төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләрне сайлап алуда халык та катнаша. Моның өчен онлайн рәвештә тавыш бирү дә җитә. Былтыр, мәсәлән, бу эштә 207 меңнән артык кеше катнашкан. Быел онлайн-тавыш бирү 15 апрельдән алып 31 майга кадәр Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы һәм кесә телефонындагы “Услуги РТ” кушымтасы аша үткәреләчәк. 14 яшьтән өлкәнрәк һәркем теге яки бу иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирә алачак, дип искәрттеләр брифингта. Иң күп тавыш җыйган катнашучылар киләсе елда төзекләндереләчәк җирлекләр исемлегенә эләгәчәк.

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү