Иң сөтле сыерлар Кукмара белән Сабада булуын ачыклаганнар

Узган ел, Татарстан тарихында беренче тапкыр, 2 млн тоннадан артык сөт савып алынган. Бу турыда авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров тагын бер тапкыр искәртте. Аның 1,5 млн тоннасы авыл хуҗалыгы оешмаларына туры килә.

Республикада иң күп сөт Кукмара, Саба, Минзәлә, Әтнә, Балтач һәм Бөгелмә районнарында савыла. Әйтик, Кукмара районы сыерлары тәүлегенә – 400, Сабаныкылар 300 тонна сөт бирә. Шулай ук беренче унлыкка Мөслим, Мамадыш, Азнакай һәм Алабуга районнары керә.

Шул ук вакытта узган ел сөт күләмен югалаткан районнар да бар. Болар – Әлки, Яшел Үзән, Чистай, Лаеш һәм Югары Ослан районнары.

Марат Җәббаров фикеренчә, яхшы күрсәткечләргә яңа инвестпроектларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә ирешелгән. Узган ел 18 мең сыерга исәпләнгән 24 сөт комплексы төзелгән. Тагын 15,5 мең сыерга исәпләнгән 22 проект тормышка ашырылачак. Бу елына 60 мең тонна өстәмә сөт дигәнне аңлата.

– Быелның февраленнән коры сөтне сатып алу бәяләре төште. Сезонлы күренеш булса да, башка елларга караганда иртәрәк булды. Проблеманы хәл итү өчен сөтне эшкәртүче дә, җитештерүче дә канәгать калырдай тотрыклы бәя белән озак вакытлы килешүләр төзергә кирәк, дип саныйбыз, – диде Марат Җәббаров.


Фикер өстәү