Авыл хуҗалыгында нинди белгечләр җитмәвен әйттеләр

Авыл хуҗалыгы тармагында зоотехниклар, агрономнар һәм мал табиблары җитми. Кадрлар белән тәэмин ителеш 79 проценттан 96 процентны тәшкил итә. Бу хакта бүген министр Марат Җәббаров еллык коллегиядә әйтте.

Аның фикеренчә, бу проблеманы кадрларны максатчан әзерләү программасы хәл итә алыр иде. Узган ел студентларны укыту һәм практика өчен предприятие чыгымнары субсидияләнгән. Әлеге программада 107 предприятие, 400 студент катнашкан. Ул быел да сакланачак.

Шулай ук яшь белгечләргә бер тапкыр 300шәр мең сум күләмендә (вуз тәмамлаучыларга) һәм 150шәр мең сум күләмендә (урта махсус белем бирү йортын тәмамлаучыларга) акча бирелүен дә искәртте Марат Җәббаров. Моннан тыш, булачак белгечләргә ел дәвамында ай саен 7,5 мең өстәмә бирелә.


Фикер өстәү