Кәеф күтәрүнең 5 ЫСУЛЫ

Көтелмәгән хәл, якын кешең белән низагка керү, чәй эчеп утырганда киемеңә нидер төшеп аны таплау – болар барысы да кәеф кырылуга сәбәп булырга мөмкин. Әмма моннан бик тиз котылуның берничә ысулы бар.

  1. Берәр тәмле яки баллы әйбер ашагыз. Баллы ризык «бәхет» гормоннарын – серотонин белән дофаминны уятып җибәрә һәм кәефегез күтәрелүен сизәрсез.
  2. Аз-азлап йотып, җылы су эчегез. Бу баш миен күңелсез уйлардан арындырып җибәргәндәй итәр.
  3. Битегезне салкын су белән юып алыгыз. Ул тынычланырга һәм кәефегез күтәрелүгә сәбәпче булыр.
  4. Урамда нинди һава торышы булуга карамастан, 5–10 минут булса да саф һавада йөреп керегез. Мөмкинлек булса, табигатьтә йөрсәгез, тагын да яхшырак. Бу уйларыгызга башка юнәлеш алырга ярдәм итәр.
  5. Моңсу түгел, ә менә нәкъ менә кәеф күтәрә торган җырлар тыңлагыз. Тыңлау мөмкинлеге булмаса, күңелегездән булса да исегезгә төшереп алыгыз.

Фикер өстәү