8 мартта һава торышы бозылу сәбәпле, машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне кисәттеләр

Татарстанда һава торышы начараю сәбәпле, Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.

8 мартта һава шартлары начараячак:  көчле җил һәм буран көтелә, юлларда карт көртләре  булыр дип фаразлана.

Шоферларга машинаның техник халәтенә, аеруча тормоз системасына һәм көпчәкләренең торышына игътибар итәргә кирәк. Машина төзек булганда гына юлга чыгарга киңәш ителә.

Явым-төшемнәр  нәтиҗәсендә күз күреме начар булганлыктан, хәрәкәт иткәндә куркыныч маневрлар ясаудан, бигрәк тә каршы як полосага чыгудан тыелырга кирәк.  Хәрәкәт тизлеге дә һава торышына һәм юл шартларына туры килергә тиеш.

Җәяүлеләр яктылыкны кайтаручы элементларга ия булырга һәм аларның машина йөртүчеләр күрүен тәэмин итәргә тиеш.


Фикер өстәү