«Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова Татарстан Рәисе Рәхмәтенә лаек булды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабированы Татарстан Рәисе Рәхмәте белән бүләкләде.

Гөлнара Сабирова «массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә лаеклы өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте» өчен билгеләп үтелде.

«Ватаным Татарстан» газетасын җитәкләгәнче Гөлнара Сабирова «Сөембикә» журналы, «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире иде. Гөлнара Ильяс кызы Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре.

Хезмәттәшебезне котлыйбыз!


Фикер өстәү