Россиядә ашлык уңышын арттыру һәм памперслар җитештерү өчен таркала торган матдә уйлап тапканнар

Бер граммы 500 миллилитрга кадәр суны йотарга мөмкин.

Россиядә ел башында бик кызыклы уйлап табулар булган. Бөтероссия уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте (ВОИР) матбугат хезмәте язганча, шуларның берсе үсемлек калдыкларыннан терлек аксымы җитештерүгә бәйле. Чимал рәвешендә фураж ашлыгы, үсемлек калдыклары, агач чүбе кулланылырга мөмкин. Галимнәр фикеренчә, бу технология азык-төлек, хайваннар һәм балыклар өчен азык җитештерүдә бик тә ярап куячак.

Моннан тыш уйлап табучылар авыл хуҗалыгы өчен үзеннән-үзе таркала торган су йоткыч матдәнең (сорбент) уйлап табылуы турында белдергән. Алар әйтүенчә, 1 грамм матдә 500 миллилитрга кадәр суны үзендә сакларга мөмкин. Сорбентның корылык еш күзәтелгән төбәкләрдә ашлык уңышын арттыруга ярдәм итүе күздә тотыла.

Матдә ун ел буе “эшләгәннән” соң, туфракка зыян китермичә, таркалачак. Аны шулай ук хатын-кызлар өчен гигиена әйберләре, памперслар эшләп чыгаруда да кулланырга мөмкин.
Галимнәр аңлатып үткәнчә, югарыда телгә алып үтелгән әйберләрне җитештерүдә кулланыла торган бүгенге сорбентлар, үзләреннән-үзе таркалмау сәбәпле, экологиягә зур зыян сала.


Фикер өстәү