Казанда күпердән зур боз кисәге машина өстенә төшеп, зур зыян салган

Казанда Җиңү проспектындагы күпердән боз төшеп, машинага зур зыян китергән.

Зур боз кисәге машинаның тәрәзәсен ваткан һәм түбәсен изгән. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән. Әмма анда тагын да зур боз кисәкләре эленеп тора һәм ул да үтеп баручыларга зыян салуы бар, дип борчыла машина йөртүчеләр.

«Минем машинага боз кисәге төште. Кем миңа килгән зыянны каплар? Машина йөртүче әни буларак,  машинасыз кыен булачак, чөнки шәһәрдән читтә эшлим», — дигән машина хуҗасы.

Бу хәлне ЮХИДИ инспекторлары юл-транспорт һәлакәте буларак теркәгән. Казанның Тышкы төзекләндерү комитетында күперне җыештыру буенча подрядчы оешма җаваплы, дип хәбәр иттеләр.


Фикер өстәү