10 март көне тарихта ниләр белән истә калды?

Архивлар көне

Бу һөнәри бәйрәм 2003 елда Россия федераль архив хезмәте тарафыннан гамәлгә куела. Датасы очраклы гына сайланмый. 1720 елның нәкъ 10 мартында Петр I «Генераль регламент яки Устав» дип аталган беренче дәүләти-хокукый актка кул куя.

313 ел элек (1710) рус телендә беренче география дәреслеге басыла

Аның инициаторы Петр I була. Анда экватор, полюслар, тропиклар турында бәян ителә, Европа төзелеше күрсәтелә, шулай ук Азия, Африка, Америка Австралия илләре турында да языла.

 118 ел элек (1905) Лондонда «Челси» футбол клубына нигез салына

Ул җанатарлар арасында бик тиз популярлык казана, ләкин беренче 50 ел бер генә трофейны да ота алмый. Алга таба «Челси» төрле дәрәҗәдәге матчларда чемпион була.

88 ел элек (1935) Минзәлә татар дәүләт драма театры оештырыла

Театрның беренче спектаклен Шәриф Камалның «Козгыннар оясында» хикәясе буенча куялар. Аннан соң Нәкый Исәнбәтнең «Биби кияүгә чыга», Лев Толстойның «Альбина Мигурская», Галиәсгар Камалның «Беренче театр», Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» әсәрләре буенча премьералар була. Минзәлә театры тиз арада Татарстанның колхоз-совхоз театрлары арасында иң көчле иҗат коллективына әверелә. Хәзер коллектив ел әйләнәсендә, ике бригада булып гастрольләрдә йөри, ел саен Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләрендә 250 спектакль күрсәтелә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 


Фикер өстәү