9 июнь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара дуслар көне

Ни өчен нәкъ шушы көнне Дуслар көне буларак билгеләп үтүләре төгәл билгеле түгел. Бәйрәм датасы да рәсми түгел дип санала. Дуслар көне турында  бик аз  кеше белә, әмма шулай да елдан-ел ул популярлаша бара.

 

Халыкара архивлар көне

Ел саен 9 июньдә билгеләп үтелә торган Халыкара архивлар көне (International Archives Day) Халыкара архивлар советы тарафыннан 2007 елның ноябрендә барлыкка килә.

Бәйрәм көне очраклы гына сайлап алынмаган – нәкъ менә бу көнне ЮНЕСКО карары белән 1948 елда Халыкара архивлар советына нигез салына.

Күп кенә илләрдә архивларның милли көннәре дә бар, алар бу гомуми дата кабул ителгәнче үк билгеләнгән. Россиядә архив хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме ел саен 10 мартта билгеләп үтелә.

 

Иннополис

2012 елда Иннополиста шәһәр халкына юллама белән капсула салу тантанасы уза. Чарада Россия премьер-министры Дмитрий Медведев, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шул вакытта РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров катнаша. Мәртәбәле кунаклар Иннополис төзелешенә старт бирәләр.

 

Болгар милли конгрессы

1990 елда Болгар милли конгрессы оештырыла. Алар татар милләтендә болгар тамырларының булуын  исбатлыйлар.

 

Гадәттән тыш шахмат партиясе

1970 елда тарихта космонавтлар һәм «җир вәкилләре» арасында беренче шахмат партиясе уза. Очучылар ягыннан «Союз-9» совет космик корабле экипажы – космонавтлар Андриян Николаев һәм Виталий Севастьянов,  ә Җирдә – совет космонавтларының әзерләү җитәкчесе, авиация генерал-полковнигы Николай Каманин һәм космонавт Виктор Горбатко була.  Партия 6 сәгать дәвам итә. Элемтә радио аша тормышка ашырыла. Ул космик кораб СССР территориясе өстеннән узганда гына мөмкин булган. Бу шахмат партиясендә катнашучыларның барысы да СССР Үзәк шахмат клубының мактаулы әгъзасы итеп кабул ителә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү