Казан клиникасының баш табибы белгечләренә диплом “ясауда” шикләнелә

Казандагы Spina клиникасының баш табибы хезмәткәрләренең белеме турында документлар “ясауда” шикләнелә. Бу хакта “Бизнес-онлайн” Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Ведомствога әлеге клиника белгеченең “Дәвалау эше” һәм “Мануаль терапия” белгечлеге буенча дипломнарның чынлыгына шик белдерелгән мөрәҗәгать кергән. Казан дәүләт медицина университеты архивларын өйрәнгәннән соң, бу кешегә, чыннан да, дипломнар бирелмәве ачыкланган.

Моңа кадәр клиника үз белгечләренең һөнәри әзерлеге турында ялган мәгълүматлар биргән өчен “Росздравнадзор”дан кисәтү алган. Әмма хезмәткәрләренең квалификациясе турында мәгълүматларны интернетта урнаштыру әле һаман дәвам итә.

“Мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактлар Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе тарафыннан клиентларны алдау буларак каралачак”, – диелгән монополиягә каршы хезмәттә.


Фикер өстәү