Театрның каһарманы. Камал театрында Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсе узды  

«Безнең сезне яратмый хәлебез юк – сез яраттырасыз». Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдиновның 85 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсендә Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әнә шулай диде.

Галиәсгар Камал театрында узган чарага Ринат Таҗетдиновның якыннары, татар дөньясы өчен билгеле шәхесләр һәм туган ягы Чүпрәле районыннан кунаклар килгән иде. Кичә актерның иң билгеле рольләреннән – «Эзоп», «Өч аршын җир», «Сүнгән йолдызлар», «Кара чикмән», «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакльләреннән өзекләрдән башланды. Тик яңартылган вариантта. Алар легендар артистның үзенә багышланган иде. Ринат Таҗетдинов тамашачысы алдына җырлап килеп чыкты:

– Шушы өлкән кешенең юбилеена зал тутырып килгәнсез икән, юкка гына түгел бу. Рәхмәт бик зур! Безнең тормыш сәхнәдә узды инде һәм әле узачак. Өлкәнәйдек инде, бик күп рольләр уйнадык. Халкыбызга әйбәт хезмәт иттек дип уйлыйм. Бу – безнең сөенечебез, шатлыгыбыз. Халыкның күңелен күрү, аны яшәргә омтылдыру, халыкка хезмәт итү – бу минем эш иде, – диде халык артисты.

Кичәдә иң истә калган мизгел  Минтимер Шәймиевнең котлавы булгандыр. Ни өчен дигәндә, юбиляр белән 20 минуттан артык сәхнәдә кочаклашып басып торып тәбрикләде ул аны.

– Без икәү. Безнең яшь арабыз – 6 ай. Ул әле минем энем генә. Шуны уйлап утырам әле: без сезнең белән бәхетле буын. Безнең бөек актерларыбыз булган, Аллага шөкер. Сәкинә ханым белән гомер буе театрны яраттык. Шушы актерлар уйнаган, яшәгән заманда сезнең белән шушындый бәхетле минутлар кичерәбез. Ринат Таҗетдинов үзе! Халкыбыз өчен, сәнгатебез өчен моннан да зур бәхет юк. Рәхмәт барыгызга да! Рәйсә ханым, сезгә, балаларга, кызларга, – дип сүзен башлады ул. – Без бүген, чыннан да, тарихи шәхес белән очраштык. Исәнлек-саулык телик әле үзенә! Бер караганда, әле яшь тә кебек. Актер кеше шулай булырга тиеш инде ул. Күпме хезмәт куйган – 100гә якын роль уйнаган бу егет. Тавышың да туйдырмады синең, чынлап әйтәм. Ринат тавышы бу, дип әллә кайдан ишетеп торабыз – күңелләр күтәрелеп китә. Менә шундый ышанып бетермәслек кешеләр белән яшибез! Рәхмәт халкыбызга хезмәт иткәнең өчен.

«Щепкинчыларның кайтып керүе халкыбызның гына түгел, татар сәнгатенең күтәрелеше өчен зур роль уйнады».  Минтимер Шәймиев шул буын артистларны укыткан укытучыларга, театр җитәкчеләренә, артистларга рәхмәтен җиткерде:

– Анда безнең бер буын артистларыбыз тәрбияләнгән. Без укытучыларны да онытмаска тиеш. Сезнең эшләгән эшләрегез өчен бу чаклы танылулар – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты булу, башка төрле дәрәҗәләр – үзе бер бәхет. Хезмәт куймыйча гына танылып булмый. Бу безгә ышаныч тудыра. Без әле сәнгатебезне югалтмадык, көчәйтеп кенә барабыз. Сезнең кайбер рольләрегез көндәлек тормышта гамәлгә ашты. «Баскетболист» спектаклен гомердә дә онытмыйм. Ул шул чаклы безгә сеңеп калды. Аны караганнан соң, үзебезнең чыннан да кече буйлы халык, безгә  үсәргә кирәк икәнен аңладык. Мин кайчагында, спектакльдә булдымы бу, чын тормышта күрдемме мин моны, дип уйлап куям. Актерның көче, театрның көче әнә шунда инде ул. Шундый зур эз калдырасыз бит! Йөзләп роль башкарып, һәрбер рольдә сине яратып, сине хөрмәт иткәннәр икән – бу инде үзе бер батырлык. Сәнгатьнең роле тормышыбызда бик зур. Аны сез барлыкка китерәсез, сез үткәрәсез безнең йөрәккә. Сезнең керткән өлешегез дәрт тә, өмет тә уята. Тарихи актерларыбыз турында сокланып сөйлибез. Шуларның берсе бүген монда басып тора. Безнең сезне яратмый хәлебез юк – сез яраттырасыз, – диде Минтимер Шәймиев.

«Шул чакта үземне беренче тапкыр шагыйрь итеп сиздем». Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла Ринат Таҗетдиновның радиодан шигырьләр укуын искә алды:

–  Мондый олы, мәртәбәле актерыбызның гомер бәйрәме  ул – театр һәм тамашачылар өчен генә түгел, бөтен мәдәниятебез өчен олы бәйрәм, зур тантана. Театр белән әдәбият һәрвакыт бергә үрелеп бара. Мин инде спектакль өчен пьеса кирәклеге турында әйтеп тә тормыйм. Заманында Ринат абый радиодан шагыйрьләрнең шигырьләрен укып халыкка җиткерә иде. 18 яшьләр булдымы икән, үз шигырьләремне аның укуында радиодан ишеткәч, үземне беренче тапкыр шагыйрь итеп сиздем, – диде ул.

Ркаил Зәйдулла котлавын Ринат Таҗетдиновка багышлап язган шигыре белән тәмамлады. Шигырьне Камал театры артистлары дәвам итте һәм яраткан хезмәттәшен юбилее белән тәбрикләде.

– Хөрмәтле Ринат абыебыз, сезне ничек яратуыбызны, хөрмәт итүебезне бөтен труппа исеменнән әйтәм. Мин шәхсән үзем сезгә чиксез рәхмәтлемен. Балачактан сезнең белән ничек уйнаганымны әйтеп тормыйм. Сез Марсель Сәлимҗановның актеры идегез. Марсель абый киткәч, әлбәттә, кыен булгандыр. Сезгә генә түгел, бер буынга кыен булгандыр. Ләкин баш режиссер булгач, мине иң беренче булып, йөгереп килеп котлаучы сез идегез. Нәрсә генә булмасын, сез сәхнәгә, театрга тугры булып калдыгыз. Сезнең өчен тормышта төп нәрсә театр иде. Сез – театрның каһарманы. Сезнең театрга килүегез, безнең белән бергә булуыгыз – безнең өчен бик зур бәхет һәм зур җаваплылык. Исәнлек-саулык сезгә, Ринат Арифҗанович! – диде театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Соңыннан сәхнәгә кабат юбиляр үзе чыкты.

– Театр ул – бөтен халыкны берләштерә торган әйбер. Һәркемнең бәйрәме булган саен без бөтенебез монда җыелып киләбез. Чөнки ансыз булмый, без бер гаилә шикелле. Театр талантларны ярата, монда бары тик талантлы артистлар гына килә. Сәхнәне тутырып килүегез – минем өчен бихисап зур шатлык. Барыгызга да зур рәхмәт. Якташларым чыгышы – йөрәгемә май, туганнарымның килүе – йөрәгемә зәмзәм суы булып ята. Өлкән кешенең күңеле йомшак була инде ул. Кешеләрне күргән саен күзгә яшь тула. Минтимер Шәриповичка аерым рәхмәт – премьераларымны калдырганы булмады. Мин инде – өлкән кеше, ләкин күңелем яшь. Әле сәхнәдә очрашырбыз, Алла боерса! – диде Ринат Таҗетдинов.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү