Төркиядә җир тетрәүләрдә һәлак булучылар саны 48 меңгә җиткән

Яраланганнар саны 115 меңнән артып киткән.

Төркиянең көньяк-көнчыгышында җир тетрәүләрдә һәлак булганнар саны 48 мең кешегә җиткән, яраланганнар саны 115 меңнән артып киткән, 50 мең бина җимерелгән. Бу хакта ил Президенты Реджеп Тайип Эрдоган белдерде, дип яза Haberturk.

Ул Төркиянең хәлне җайга салуны оператив рәвештә алып бара алган бердәнбер ил булуын билгеләп үтте.

Эрдоган шулай ук Төркиягә коточкыч җир тетрәүләрдән соң ярдәм күрсәткән илләргә рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, 90 ил коткару бригадаларын һәм медикларны Төркиягә җибәргән.


Фикер өстәү