Уфаның Кашкадан күлендә булган вакыйганың шартларын полиция хезмәткәрләре ачыклаячак. «Башинформа» хәбәр итүләренчә, кичә 20.25 сәгатьтә Уфаның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә бер ир-ат шалтыраткан һәм Кашкадан күле янында йөргәндә, куаклыкта кешене күрүен әйтә.
Урынга эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре килә. Су костюмнары кигән коткаручылар суга чумып, ир-ат мәетен чыгарганнар. Алар реанимация чаралары үткәрәләр, ләкин 62 яшьлек уфалыны коткарып кала алмыйлар.
Вакыйганың сәбәпләре ачыклана.