Даруны рецептсыз саткан өчен штраф күләмен 200 мең сумга кадәр арттырачаклар

Россиядә “дару наркоманнары” торган саен күбәя.

Дәүләт Думасы даруларны рецептсыз саткан өчен штрафларны арттыру турында закон проектын иртәгә – 14 мартта кабул итәргә ниятли.

Документта әйтелгәнчә, штраф күләме фармацевтика хезмәткәрләре һәм вазыйфаи затлар өчен – 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр (яки 6 айдан 1 елга кадәр дисквалификация), хосусый эшмәкәрләр өчен – 50 меңнән 100 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 150 меңнән 200 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Сәламәтлек саклау, Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитетлары, аны I укылышта кабул итәргә тәкъдим итеп, закон проектына уңай бәяләмәләр биргән.

Закон проекты авторлары, яңа нормалар кертү зарурилыгын “дару наркоманиясе” үсүгә бәйләп аңлата. 2010 елдан бирле ул 2,5 тапкыр арткан. Бигрәк тә үсмерләр һәм яшьләр арасында киң таралган бу афәт алга таба аларны тагын да көчлерәк наркотикларга күчүгә китерә, дигән фикердә парламентчылар.


Фикер өстәү