“Экологическая культура. Мир и согласие” халыкара проектында катнашырга чакыралар

Вернадский исемендәге хөкүмәтнеке булмаган экология фонды “Экологическая культура. Мир и согласие” дигән бәйге уздыра. Бу бәйге инде 10 елдан артыграк вакыт дәвамында үткәрелеп килә. Анда экология культурасын булдыру өчен кирәкле проектлар ачыклана.

Быел, беренче тапкыр буларак, тәҗрибә алышу, тарафдарларны эзләү, инновацион экологик проектлар булдыру һәм аларга этәргеч бирүдә тырышлыкны берләштерү максатыннан, бәйгедә катнашучыларның проектлары һәм җиңүчеләр турында мәгълүмати онлайн-каталог эшләнеләчәк.
Бәйгедә фәкать тормышка ашырылган проектлар гына катнаша. Заявкалар физик затлардан һәм Россиядә, аннан читтә эшчәнлек алып баручы милек формасы төрлечә булган оешмалардан кабул ителә.
Проектта катнашу өчен гаризаларны 30 апрельгә кадәр тапшырырга кирәк. Бәйгедә катнашу тәртибе турында өстәмә мәгълүмат белән Фонд сайтында (http://vernadsky.ru/de/proekty/mir-i-soglas) танышырга мөмкин.


Фикер өстәү