Фитыр сәдакасы, фидия һәм зәкят нисабы күләмнәре билгеле

Татарстан Диния Нәзарәтенең Голәмәләр Шурасы һәм Казыйлар Шурасы карары белән, фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 41 000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 454 000 сум (алтын буенча) билгеләнде.

— Фитыр сәдакасы арпа буенча исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә – 800 сум.

— Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 350 сум күләмендә фидия билгеләнде.


Фикер өстәү