Татарстанда кәбестә кисәге белән тончыккан баланы коткарып калганнар

Кичә табибларга бер яшьлек баланың әнисе мөрәҗәгать иткән. Бала кәбестә кисәге белән тончыккан. Бу хакта Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Баланы авыр хәлдә Түбән Кама балалар хастаханәсенә салалар, анда аны ИВЛга тоташтыралар күчерәләр.

Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары төнлә ашыгыч рәвештә Түбән Камага чыгып китәләр,  балага бронхоскопия ясыйлар, бронхларыннан кәбестә кисәген чыгаралар.

Хәзерге вакытта баланың хәле тотрыклы дип, хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.


Фикер өстәү