15 март тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне

1962 елның 15 мартында АКШ президенты Джон Кеннеди конгресста чыгыш ясаганда, беренче тапкыр «кулланучы» төшенчәсенә аңлатма бирә. Ул кулланучы хокукын дүрт юнәлештә билгели: мәгълүмат; товар һәм хезмәтләрнең куркынычсызлыгы; көндәшлек нигезендә товар һәм хезмәтләрне сайлау; сүзнең тыңлануы. Бу көн беренче тапкыр 1983 елда билгеләнеп үтелә.

 Беренче конституция

205 ел элек (1818) император Александр I инициативасы белән беренче рус конституциясе – «Россия империясенең Дәүләт устав грамотасы» проектын әзерләү эше башлана. Документ Россиядә конституцион монархия урнаштыруны күздә тота.

 33 ел элек (1990) Михаил Горбачев СССРның беренче һәм бердәнбер президенты булып сайлана

Аның өчен 1329 депутат тавыш бирә, 495 е каршы була. 1991 елның 25 декабрендә Михаил Горбачев посттан китә. Аның китүе белән СССР Президенты вазыйфасы яшәүдән туктый.

126 ел элек (1897) Казанда Федор Шаляпинның беренче чыгышы була

Казанга ул инде танылган Мәскәү шәхси операсы солисты буларак килә. Шаляпин туган Казанга бары тик 1897 елда гына кайта ала. Беренче концерт Панаев бакчасындагы театрда уза. Казанда узган ике концертта да тамаша залы шыгрым тулган була.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү