Татарстан табиблары йөкле хатынның миомасын алып, ике кеше гомерен саклап калганнар

Республика клиник хастаханәсе табиблары уникаль операция ясаган. Алар йөкле хатынның һәм аның баласының гомерен саклап калганнар.

Марина беренче баласын тапканнан соң 14 ел узгач, 33 яшендә янәдән балага узган. Тик беренче УЗИда ук хатынга миома барлыгын әйтәләр. Хатын-кызлар консультациясе табиблары йөклелекне өзәргә үгетли: үсеп килүче төеннәр белән бала табуы мөмкин түгел, диләр.

19нчы атнада Маринаны Республика клиник хастаханәсенә җибәрәләр. Ул вакытка миома инде гаять зурайган була.  Табиблар консилиум җыеп, операция ясарга карар кылган.

— Барыннан да элек, операциядән соң уянгач баланы югалтканмын дип курыктым.  Корсакның ике тапкырга кимүен күргәч елый башладым, — дип искә ала Марина.

Бәхеткә, ана белән бала гомерен табиблар саклап кала алганнар.


Фикер өстәү