Рөстәм Миңнеханов Рус теле буенча комиссия составын үзгәртте

Татарстан Рәисе каршындагы Рус теле буенча комиссия составы үзгәртеләчәк. Республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән тиешле указга кул куйган. Документ хокукый мәгълүматлар порталында басылып чыккан.

“Комиссия составына “Казан (Идел буе) федераль университеты” федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты И. А. Бодуэн де Куртенэ исемендәге Рус теле һәм мәдәниятара коммуникацияләр югары мәктәбе деканы Мөхәммәтшина Резедә Фаил кызын, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Мөхәрләмов Руслан Роберт улын, “Казан шәһәре музей комплексы” Казан шәһәре муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе Рус фольклоры үзәге мөдире Филатова Василиса Борисовнаны кертергә”, – диелгән документта.
Составтан ике кеше: Светлана Первакова (Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре) һәм Александр Терентьев (2022 елдан – Федерация Советы әгъзасы) чыгарылган.


Фикер өстәү