Тулы бәхет шундый була

Сөйкемле, тыйнак, ягымлы, рәхим-шәфкатьле Рәисә апа белән жор телле, энергиясе ташып торган, дөнья дилбегәсен әле дә кулында нык тотучы Мөбин абый КӘРИМУЛЛИННАР – тырыш хезмәтләре белән танылган, бәхетне туган җирдә тапкан кешеләр. Алар бу көннәрдәбриллиант туйларын бәйрәм итә.

Дүрт елга якын солдат шулпасы чөмереп кайткан, кызларның хушын алырдай чибәр егетнең Хор.Ключ авылы гүзәлен – Рәисәне алып кайтканда кызга әле 17 яшь тә тулмаган була. “Мин яшь бит әле,“ – дип кияүгә чыгарга карышкан кызга булачак каенанасы: “Өч кызым да кечкенә, бергәләп үсәрсез,“ – ди. Моннан 60 ел элек әнә шулай башлана Кәримуллиннарның гаилә тарихы.

Өч ел бергә торгач бабайларының нигезенә күченеп, иркен йорт төзиләр алар. Рәисә апа 37 ел фермада сыер сава. Өч чакырылышта район Советы депутаты булып сайлана, “Фидакарь хезмәт өчен“ медале белән бүләкләнә.
Мөбин абый башта шофер, соңыннан амбар, ферма мөдирләре булып эшли. Ташчы, балта остасы булуын искә алып, колхозның төзүчеләр бригадасына җитәкче итеп куялар үзен. 47 ел колхозда эшләгән Мөбин абый, пенсиягә чыкканчы ук, тагын бик зур вазифа башкара: дин юлында хезмәт куя. Башта мәзин, аннары ун ел имам-хатиб була. Рәисә апаның дин юлында йөрүенә дә утыз елдан артык. Башта дини гыйлемне үзе өйрәнә, аннары шәкертләрне укыта. Мәчеткә дин сабагы өйрәнергә өлкәннәр дә, балалар да бик теләп йөри. Әлеге парга динебезнең бишенче баганасы булган хаҗ гамәлен үтәү бәхете дә елмайган.

“Авылыбызда иң үрнәк гаиләләрнең берсе – Кәримуллиннар,“ – ди зур ихтирам-хөрмәт белән кырындылылар. Тырыш һәм намуслы хезмәтләре өчен бүләккә бирелгән туристик юллама белән Польша һәм Чехословакиягә баралармы, Кырынды мәчетенә яки төрле җирләрдәге туганнары, дусларына юл тоталармы – алар гел бергә. Алтмыш ел бергә тату, аңлашып, матур яшәгәч, бай тәҗрибә уртаклашсаң да була. “Матур яшәүнең нигезе өлкәннәрдән башлана, дип сөйли Рәисә апа. – Каенатам Хикмәтулла, каенанам Мәгъсүмә мине үз кызлары кебек кабул иттеләр. Балаларыбызны үстерергә булыштылар. Шунысын да әйтергә кирәк, Мөбин дөнья йөген үзе күтәреп барды. Мин бер әйбер өчен дә кайгырмадым. Барысы өчен ул йөгерде. Миңа шундый яхшы ир үстергән ата-анага ничек хөрмәт күрсәтмисең?!“

Мөбин абый белән яшәеш, тормыш турында сөйләшә башлагач, ул да сүзен әти-әнисеннән башлады. “Әтием Хикмәтулла муллалыкка укыган иде. Ул сугышка киткәндә без биш бала калдык, кечкенәбезгә бер ай гына. Әни кичләрен безгә догалар өйрәтә иде. Аллаһы Тәгаләдән әтиебезнең исән кайтуын сорадык. Иншаллаһ, исән-сау әйләнеп кайтты. Әтием 20 ел мулла, әнием абыстай булды. Аллага шөкер, Рәисәм – ышанычлы тормыш юлдашым. Аны хәзер дә бик яратып яшим,“ – ди Мөбин ага. Рәисә апа һәм Мөбин абыйларның матур, тату гаиләсенең нигезен тәшкил итүче ярату хисе, өлкәннәрнең бәхиллеге, гүя, башка кидерелгән гүзәл таҗ, муенга тагылган нәфис мәрҗән-бизәк булып яшәешләрен якты нурлы итә.
Олыны олы итә белгән тәртипле гаиләдә өч кыз үскән. Резидәләре – Балтачта, Гөлзидә белән Минеһөдәләре Ижау каласында яшиләр. Бәхетле әби-бабай сигез оныгының, унбер оныкчыгының да уңышларына сөенеп, аларның үзләре кебек эш сөючән, тырыш һәм итагатьле булып үсүләренә сөенеп гомер кичерәләр.

Кәримуллиннарның заманча итеп тышланган киң-иркен йортлары, нур сибеп торучы тәрәзә йөзлекләре, төзек каралты-куралары, бакчада тезелеп киткән умарталар биредә уңган-булган хуҗалар яшәвен күрсәтеп тора. Әнә шулай, үз тырышлыклары белән төзегән дөньяларында хезмәттән тәм, тормыштан ямь табып, кешеләргә ярдәм итә алуларына куанып, Кырындыда ике мәчетнең дә гөрләп эшләвенә шатланып, Аллаһ юлында йөрүләренә сөенеп бәхетле яши алар. Гаилә учагыгыз һәрвакыт бәхет белән мөлдерәмә тулып торсын. Бриллиант туегыз мөбәрәк булсын!

Асия КОРБАНГАЛИЕВА


Фикер өстәү