«Мондый мәктәп башка юк әле»

Район үзәгеннән 9 чакрым гына ераклыкта урнашкан Рунга мәктәбе турында, урман үстерә, дип кенә әйтү бик аз, әлбәттә. Үзләре төзегән дендрарийны (бу бакчада күп кешенең күзе күрмәгән, колагы ишетмәгән затлы агач-куаклар үсә), питомникта үрчетелгән декоратив агач-куак үсентеләрен, аларны сатып, мәктәпкә килгән файданы исәпкә алсак, туган җирне бизәүчеләр, дип әйтергә кирәк бу укучылар хакында. Мәктәп директоры Олег Дворцов, районга килгән кунаклар да Рунганы урап узмый, мәктәп җитәкчеләре өчен семинарлар да еш үткәрелә, дигән иде. Шулайдыр, эшләре дә, күрсәтерлек әйберләре дә җитәрлек булып чыкты.

Өчьяклы килешү

Казан аграр университеты профессоры Харис Мусин: «Рунгада өчьяклы килешү белән эшли торган яшь урманчылар мәктәбе республикада беренче булып төзелде. Фәнни юнәлештә эшләүче мондый мәктәп башка юк әле», – дигән иде. Аның оештырылу тарихы да гади генә, Буа районының бүгенге башлыгы Ранис Камаретдинов белән бәйле. Башкарма комитет җитәкчесе булып эшләгән чорда ул урман белгечләренә үз фикерен әйткән. Кыскасы, моңа кадәр килешүләр мәктәп белән урман хуҗалыгы арасында гына төзелгән. Хәзер исә аларга аграр университет та кушылган. Югары уку йортының бу исемлеккә керүе аңлашыла торгандыр дип уйлыйм. Төп сәбәбе – яшьләрне урман хуҗалыгына тарту. Яшерен-батырын түгел, соңгы вакытларда балалар бик зур тизлектә «асфальтлаша» башлады. Харис Мусин әйтүенчә, хәтта урманчылар буыннан-буынга династия булып яшәгән нәселләрдә дә бу һөнәрнең юкка чыга баруы – гадәти хәл икән.

Ә менә Рунгада моннан дүрт ел элек төзелгән яшь урманчылар мәктәбе үзенекен эшләгән. Бүген зур булмаган авылдан әллә ничә укучы аграр университетта укын дәвам иттерә. Әзерләнүчеләр дә бар. Бу җәһәттән без 11 сыйныф укучылары Ульяна Комиссарова һәм Дарья Самаркина белән сөйләшеп алдык.

– Без бит – авыл балалары. Кечкенәдән эшләргә өйрәнгән. Яшь урманчылар мәктәбен бик шатланып көтеп алган идек, әмма шул чаклы яратырбыз дип уйламадык та. Орлыклар әзерләп, питомникта затлы агачларның үсентеләрен үстерә башлагач, горурлык хисләре дә уянды. Без чын белгечләр кебек хәзер. Сорашалар, кызыксыналар. Авылда укучылар булмаган гаиләләр дә бик күп. Аларга да булышабыз. Район үзәгендәге паркларда да без үстергән үсентеләрне утырталар, – диеште кызлар.

Кызларның икесе дә аграр университетка барырга җыена. Алар өчен бу – хәл ителгән мәсьәлә. Авырлыклардан да курыкмыйлар. Урманнарны үстерүгә, саклауга багышланган бәйгеләрдә катнашып, өйрәнеп беткәннәр инде. Рунга мәктәбе Татарстан буенча Россия күләмендә оештырылган ярышларда призлы урыннар яулаучы бердәнбер уку йорты икән. Республика бәйгеләрендә исә һәр укучы диярлек катнаша. «Идел аръягы урманнарын саклыйк!» дип аталган бәйгегә әзерләнгән гамәли эшләрдә, картиналарда, рәсемнәрдә ниләр генә сурәтләнми дә нинди генә язмышлар күрсәтелми. Аларның күбесе район үзәгендәге класстан тыш эшләр үзәгенә күргәзмәгә куелган. Мәсәлән, бер картинада браконьерлар соңгы агачны кисеп маташа. Гаҗизлектән нишләргә белмичә урманчы басып тора, ә рәссам, ашыга-ашыга, әлеге агачны истәлеккә сурәткә төшерә. «Рунга» мәктәп урманчылыгы җитәкчесе, биология һәм химия укытучысы Альбина Алексеева әнә шундый фаҗигале хәлләрне булдырмас өчен тырыша да инде.

– Рунга мәктәбендә 56 бала укый. Барысы да – яшь урманчылар. Баштарак үзләре теләгән укучылар гына йөри башлаган иде. Әмма, кызыксынып китеп, калганнары да бик тиз тартылды, – ди ул. – Былтыр агачларны үрчетү максатыннан кисәргә бер сыйныф укучыларын гына алган идем. Быел инде, безгә дә өйрәтерсез әле, дип башкалар да йөдәтеп бетерде. Барысының да беләсе килә. Югыйсә үзенә күрә мәшәкатьле хезмәт инде ул. Түтәлләрне йомшартасы, күчереп утыртасы бар. Микроскоп аша күзәтеп, төрле паразитларны ачыклыйбыз, аннан авырулардан дәваларга кирәк. Орлыкларның сортларын тикшерәбез. Бик күп вакытны алса да, берсенең дә китәсе килми. Быел менә виноград куакларын кисәргә өйрәтермен дип торам. Шунысы рәхәт: практик эшләр өчен үз бакчалары бар. Мәктәптән өйрәнеп кайталар да, өйдә үзләре эшләп карыйлар. Һәрберсенең бакчасында туя агачының төрле төрләре, барбарис кебек куаклар үсә. Ландшафтны да төрлечә төзеп карыйлар. Әти-әниләре үсентеләрне үзләре килеп ала. Башта авылдашларга гына өлеш чыгарган идек. Хәзер инде сатабыз. Башка җирләрдән дә килеп алып китәләр. Шулай итеп, мәктәпкә матди яктан да ярдәм итәбез. Иң мөһиме, Буа урманчылыгының урманчы-җитәкчесе Илнар Гатауллин белән гел элемтәдә торабыз. Балалар абыйларына охшарга тырыша, үрнәк ала, аның кебек көчле рухлы буласылары килә.

«Дед»

Көчле рухлы дигәннән, әле очрашканчы ук «дед» сүзе еш ишетелгәч, мин инде урманнар хуҗасын шактый гына олы яшьтәдер, ахры, дип уйлаган идем. Урта яшьләрдәге ир-ат булып чыкты Илнар Гатауллин, җитмәсә, Харис абыйсының укучысы да икән. Бу кушаматны да аңа инде укыган вакытта ук остазы таккан. Сәбәбе дә бар: һәр эшкә кулы ятып торганга, ышанычлы, лидерлык сыйфатлары булганга күрә. Илнар Илдусович остазы сүзләрен кабатларга ярата. «Урман – эш урыны түгел, күңел халәте». Димәк, очраклы кеше монда эшли алмый дигән сүз бу. Яшь урманчылар белән якын, җылы мөнәсәбәтләрдә булуы да әнә шундый урманны кечкенәдән үз иткән балаларны барлауга бәйле.

Музей кебек

Рунгадагы яшь урманчылар эше бакча һәм питомник белән генә бетми икән әле. Китәр алдыннан без Александр Алексеев җитәкләгән рәсем сәнгате һәм технология кабинетына кердек һәм таң калдык. Төбәк музееннан бер дә ким түгел бу. Яшь урманчылар агач үстереп кенә калмыйлар, эшләрен сәнгать өлкәсендә дә дәвам иттерәләр икән. Монда аларның агачтан уеп ясалган хезмәт җимешләре куелган. «Дөрес, кызыксынучылар кимегәннән-кими бара, – дип зарланып та алды укытучылары. – Әмма бар әле. Шөгыльләнергә генә кирәк. Соңгы елларда мин күбрәк милли әйберләр темасына күчтем. Тарихны өйрәнгән кеше аңлый: балалар берни белми кебек тоелса да, әби-бабалары ясаган әйберләрне бик тиз үзләштерә, чөнки ул аларның канына сеңгән».

Менә шул вакытта Буада яшәүче кайбер чуаш балаларының Рунгага килеп укулары аңлашыла төште кебек. Бу авылда һәр гамәл табигатьне саклау белән бергә милли гореф-гадәтләрне, телне саклауга да корылган икән. Югыйсә баштарак мондый күренеш заманасына күрә гайре табигый кебек тоелган иде. Әти-әниләр, киресенчә, балаларын зур бистәләрдә, шәһәрләрдә укытырга тырыша бит. Димәк, Рунга мәктәбенең үзенә тартып тора торган сере, көче бар. Монысы, бәлки, тәртип, яхшы белем белән бергә шул матур бакчага да, тарихи эзләргә дә бәйледер?!

Фәния Әхмәтҗанова

 

 

 

 

 


Фикер өстәү