Владимир Путин көллият укытучылары өчен социаль ипотека программасын булдыру тәкъдимен хуплаган

Хәзерге вакытта Россиядә көллият һәм училищеларда 500 меңнән артыграк укытучы эшли: аларның хезмәт хакы зур түгел.

Россия Президенты Владимир Путин көллиятләр, техникум һәм башка урта белем бирү учреждениеләре мөгаллимнәре өчен социаль ипотека булдыру зарурилыгы белән килешкән. Бу тәкъдим Россия Сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге съезды барышында әйтелгән.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, урта буын белгечләрен әзерләү өлкәсендә 500 меңгә якын кеше эшли. Аларның уртача хезмәт хакы 47 мең сум чамасы тәшкил итә.

– Укытучыларның әлеге категориясе өчен социаль ипотека булдыру бик мөһим. Бу хакта уйлашырга кирәк, – дип белдергән Владимир Путин.


Фикер өстәү