Миңнеханов Төркиянең Казандагы Генераль консулы белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Алар хезмәттәшлекне ныгыту, эшлекле багланышларны үстерү, шул исәптән гуманитар өлкәдә дә мәсьәләләр буенча фикер алышты. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

Исмәт Эрикан 2023 елның февралендә илнең көньяк-көнчыгышында җир тетрәүдән зыян күргән Төркия Республикасы халкына ярдәм күрсәткәннәре өчен Татарстанның тугандаш халкына рәхмәт белдерде.

Татарстанның алдынгы сәнәгать предприятиеләре, хәйрия фондлары, дини оешмалар, шулай ук республиканың битараф булмаган меңләгән халкы җир тетрәүдән зыян күрүчеләр өчен акча һәм гуманитар ярдәм җыюга үзләреннән зур өлеш кертте.

«Без йөрәкләрегезнең безнең белән булуын тойдык», — диде Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп.

«Безнең бурыч — авыр вакытта тугандаш төрек халкына ярдәм итү, без читтә кала алмадык», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстанның авыр минутларда Төркия халкына ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булуына ышандырды.

Татарстан Республикасы Рәисе билгеләп үткәнчә, ул көннәрдә бөтен дөнья Төркиядәге һәлакәткә шаккаткан һәм ярдәм итү теләге белән берләшкән. Гуманитар хезмәттәшлек — хәзерге дөньяда төп юнәлешләрнең берсе, дип ассызыклады ул.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

 


Фикер өстәү