Илсур Һадиуллин әти-әниләргә, укучыларга үз киңәшләрен бирде

Татарстан Министрлар Кабинетында быелгы сынауларга багышланган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин кагыйдәләрне янә искә төшерде, киңәшләрен бирде.

Күптән түгел министр үзе дә Яшел Үзәндә рус теленнән сынау тапшырып карады.

– Җиде биремгә җавап бирергә һәм инша язарга туры килде. Аңлашыла, без инде мәктәпне 40 ел элек тәмамлаган. Шулай да бөтенесен искә төшердек, –диде Илсур Хадиуллин.

Аның әйтүенчә, әти-әниләрнең балаларына таләпләре югары хәзер. Һәрберсе үз баласы турында югары фикердә: аны бик яхшы белә дип уйлый. Ләкин тормыш башканы күрсәтә. Шуңа күрә әти-әни, имтихан килеп җиткәч: «Син 90–100 баллга бирергә тиеш», – дип мәҗбүр итәргә тиеш түгел. Бу – бик куркыныч әйбер. Тормышта имтиханнар бик күп, моның белән генә дөнья бетми. Бу – беренче генә сынау. Тырышып укыган балага аның бернинди авырлыгы да юк. Министр чыгарылыш укучыларына үз белемнәренә генә таянырга кушты.


Фикер өстәү