Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен ярдәм чараларын арттырдылар

Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм анда һәлак булучыларның гаиләләренә яңа ярдәм чарасы кертелә. Хәзер мондый гаиләләрдәге барлык балалар республика мәдәният учреждениеләренә әтисе яки әнисе (законлы вәкиле) белән бушлай йөри алачак. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган.

Әлеге ташламаны Казанның 45 мәдәният оешмасы (шул исәптән ТЮЗ, цирк һәм зооботсад) бирәчәк. Шәһәрдә билетларны “Батыр” картасы буенча бушлай алырга мөмкин.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә кайбер ярдәм чараларын искә төшереп үтик:

* яңа туган балалы барлык гаиләләргә сабыйлар кирәк-ярагы белән бүләк җыелмалары;

* 1-11 сыйныф укучыларын кайнар ризык белән – көненә ике тапкыр, махсус урта уку йортында белем алучы студентларны – көненә бер тапкыр бушлай ашату;

* 7-17 яшьлек балалары булган гаиләләр ялын оештыруга юлламалар;

* пенсионерларга шифаханәдә сәламәтлекләрен ныгытуга юлламалар;

* I һәм II төркем инвалидлар һәм өлкәннәр өчен өйдә бушлай социаль хезмәт күрсәтү;

* өлкәннәр һәм инвалидларны интернат-йортларга, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрне реабилитация үзәкләренә өстенлекле кабул итү;

* өйгә газ сузу һәм газ җиһазлары сатып алу өчен 100 мең сумга кадәр субсидия.


Фикер өстәү