22 март көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара Балтыйк диңгезе көне

Балтыйк диңгезе – Россия, Европа һәм Азияне бәйләүче мөһим транспорт коридоры. Ул Россия, Эстония, Латвия, Литва, Польша, Германия, Дания, Швеция һәм Финляндия ярларын юа.

Планетаның бу мөһим табигый объектының экологиясен саклау мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен Балтыйк диңгезе көне оештырыла. Россиядә Балтыйк диңгезе көнен Санкт-Петербургта бәйрәм итәләр.

Бөтендөнья су ресурслары көне

Бу дата Берләшкән Милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы резолюциясе белән кешелекнең төче суга игътибарын юнәлтү өчен гамәлгә куела. БМО мәгълүматларына караганда, 2 млрд тан артык кеше пычрак су эчәргә мәҗбүр, ә 663 млн нан артыгы яшәү урыннарында су чыганаклары булмаудан тилмерә.

Россия су белән тәэмин ителгән төркемгә керә, су ресурслары күләме буенча икенче урында тора. Дөньядагы төче су запасының дүрттән бер өлеше безнең илдә. Территориябездә 2,7 млн зур яки кечкенә елгалар, 2,7 млн күл исәпләнә.

Хатынь

80 ел элек (1943) фашистлар Белоруссиядәге Хатынь авылын җир өстеннән юк итә. Җәзалаучы отряд авылны камап ала, анда яшәүчеләрне колхоз сараена куып кертәләр һәм ут төртәләр. Качып котылырга теләүчеләрне пулеметтан атып үтерәләр. Моңа кадәр партизаннар Хатыньнан ерак түгел немец автоколоннасына ут ачып, бер офицерны үтергән булалар. Бу – шуның өчен үч алу була.

149 кеше янып үлә яки атып үтерелә. Алар арасында 76 бала була. Бары тик 5 кеше генә котылып кала.

Яңа исем

2001 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт берләштерелгән музее исемен алыштыра. Ул республиканың Милли музеена әверелә. Хәзерге вакытта ул Татарстанның әйдәп баручы музей үзәге, шулай ук Идел буенда иң эре мәдәни-тарихи музейларның берсе.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү