Рөстәм Миңнеханов Идел буе таможня идарәсе башлыгы Агепсим Ашкалов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Идел буе таможня идарәсе башлыгы Агепсим Ашкалов белән очрашты. Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Татарстан таможнясының җитештерү эшчәнлеге, таможня процедураларын һәм операцияләрен алга таба камилләштерү мәсьәләләре тикшерелде.

Очрашуда Татарстан ягыннан Татарстан таможнясы башлыгы Марат Гәрәев, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Рәисе  каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев һәм башкалар катнашты.


Фикер өстәү