Юрист ЖКХ квитанцияләрен күпме сакларга кирәк икәнлеген әйткән

Европа юридик хезмәте белгече Србуи Иващенко “Известия” хәбәрчесенә торак-коммуналь хезмәтләргә түләү квитанциясен күпме сакларга икәнен аңлатып үткән.

Юрист әйтүенчә, коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре буенча, кулланучы коммуналь хезмәтләргә ике төрле ысул: тере акча яки акча күчерү юлы белән түләүгә хокуклы. Ике очракта да түләгәнлеккә квитанция кимендә өч ел сакланырга тиеш.

Әмма юрист квитанцияләрне аннан озаграк саклауның да һич зыяны булмаячагын әйткән. Ник дигәндә, торак буенча түләүләрне, аеруча социаль найм буенча торакка түләүләрне раслаганда, ЖКХ квитанцияләре кайчак зур роль уйный.

“Квитанциядәге язу, буявы бетеп, бер-ике елдан соң юкка чыгарга мөмкин. Шуңа күрә банк яки почта аша түләгәндә дә, электрон түләгәндә дә банктан түләгәнлекне раслаучы өземтә алырга кирәк”, – дип йомгак ясаган Иващенко.


Фикер өстәү