Казанда МЧС бүлеге җитәкчесе алышынды

Бүлекнең элекке җитәкчесен югарырак вазыйфага күчергәннәр.
Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше буенча бүлеге башлыгы вазыйфасына Радик Емекеев билгеләнгән. Бу хакта Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гаффаров хәбәр иткән.

– Радик Емеккев бу эшне бик яхшы белә. Аны иң “төбеннән” башлады, – дигән ул.
Гаффаров искә төшереп үткәнчә, моңа кадәр бу вазыйфада Олег Маринин эшләгән. Хәзер ул югарырак вазыйфага –янгын күзәтчелеге буенча республика баш дәүләт инспекторы урынбасары итеп билгеләнгән.
Сүз уңаеннан, ике районда полиция бүлекләре җитәкчеләре дә алышынган. Полиция подполковнигы Тимур Хуҗахмәтов – Әгерҗе бүлегенә, полиция майоры Роман Водников – Менделевск бүлегенә җитәкчелек итәчәк.


Фикер өстәү