Килеп туган хәлнең сәбәбе ачыкланмаган әле.
Коткаручылар көндез Кама Тамагы районында Идел елгасында Бортас авылы янындагы яр буеннан 200 метр ераклыкта боз астына төшеп киткән 75 яшьлек ир-атны һәм ярдан аерылган көпшәк боз кисәге өстендә калган тагын ике балыкчыны үлемнән алып калган.
Коткарылган ирләрне полиция бүлегенә тапшырганнар, Алар медицина ярдәменнән баш тарткан.
Килеп туган хәлнең сәбәпләре ачыклана.