27 март көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара театр көне

Бөтендөнья театр көне 1961 елда – Халыкара театр институтының IX конгрессында гамәлгә куела. Ул һәр елны 27 мартта театраль җәмгыятьләр тарафыннан бәйрәм ителә.

Халыкара театр көне гадәттә «Үзара аңлашу һәм халыклар арасында дуслыкны ныгыту чарасы буларак театр» дигән бердәм баш астында уздырыла.

 

Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләре көне

Бу көн РФ Президентының 2017 елның 16 гыйнварындагы 10 нчы Указы белән хәрби традицияләрне саклау һәм Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләрендә хезмәт дәрәҗәсен арттыру максатларында билгеләнә.

 

27 ел элек (1996) Казанда милли мәктәп проблемалары буенча ЮНЕСКО эгидасы астында Татарстан хөкүмәте тарафыннан оештырылган халыкара конференция ачыла

Форумны оештыручылар Казанны сайлаганны болай аңлаталар: «Без бергәләп табигый һәм мәдәни мирасны саклап калу һәм баету яклы».

 

145 ел элек (1878) рус крестьяны Федор Блинов үзе уйлап тапкан «төгәлләнми торган рейкалы вагонга» патент алуга гариза бирә

Бу дөньяда беренче гусеницалы тракторы була. Уйлап табуның әһәмияте көпчәктән дә ким булмый. Шушы «чылбыр» ярдәмендә тракторлар, танклар барлыкка килә. Федор Блинов 1827 елда Саратов губернасының Никольск Вольск өязе авылында туа. Техника аны балачактан ук кызыксындыра.  Башта әтисе белән тимерчелектә эшли, ә соңыннан ул «механик эш» буенча китаплар белән мавыга. 1877 елда  чылбыр ярдәмендә йөрүче вагон уйлап таба. Бу «очсыз-кырыйсыз рельслар» аерым звенолардан торган йомык тимер тасмалардан тора.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү