Татарстанның өч районы артта калган

Татарстанда яшәүчеләр ут һәм суга исәп-хисап ясаганда түләү кәгазьләреннән баш тарта.

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, республикада гражданнарның түләүләрен онлайн-форматка күчерү эше дәвам итә.

– Бүген коммуналь хезмәтләр өчен интернет аша түләү күрсәткече уртача 72,5 процент тәшкил итә, – дигән министр. – Республиканың төрле районнарында вәзгыять аерыла. Мәсәлән, Чүпрәле, Мамадыш һәм Балтач районнарында әлеге күрсәткеч 50 процентка да тулмый.

Республиканың 28 районында онлайн-түләүләр 50дән алып 72,5 процентка кадәр тәшкил итсә, 14 муниципаль берәмлектә ут һәм су өчен өйдән чыкмыйча гына исәп-хисап ясаучылар саны республика буенча уртача күрсәткечләрдән дә күбрәк. Алдынгылар рәтендә Лениногорск, Менделеевск, Баулы, Сарман, Яшел Үзән, Югары Ослан, Түбән Кама, Әгерҗе, Биектау, Лаеш, Питрәч, Тукай, Әлмәт районнары һәм Чаллы шәһәре бар.

 


Фикер өстәү