«Авыл бүленә»: Үрнәк авылында күперне су баскан

Интернетта Нурлат районы Үрнәк авылында яшәүчеләрнең көймәдә йөзгән видеолары таралды. Баксаң, Чирмешән елгасы күтәрелеп күперләрен су баса икән. Әмма су авылга керми. Чөнки Үрнәк авылы тау башынлда утыра. Биредә яшәүчеләр күрше авылга эшкә йөри. Әмма күперләре булмагач, көймәне эшкә җигәләр. Әлеге хәлләрне ачыклап без Үрнәктә яшәүчеләргә шалтыраттык.

– Яз көне кар булса да, булмаса да елга күтәрелә. Ел саен шушы хәл инде. Авыл бүленә. Әмма Үрнәккә әйләнеп бара торган юл бар. Тау башыннан Чаллыга китә торган трасса үтә. “Ашыгыч ярдәм” дә турыдан керә алмый үзе. Әмма халыкка ярдәм итүнең бар җаен тапканнар. МЧСлар да килеп тора. Авыл советы, клуб хезмәткәрләре Үрнәктә яшәүчеләргә ярдәм итеп тора. Әйләнгеч юлдан барып, кирәк-ярак иләләр, – ди шушы авылда яшәүче бер ханым. – Авылда 82 йорт бар. Өлкәннәрнең күбесен балалары язгы ташу вакытында алып китеп торалар. Китмәгәннәрен ташламыйлар. Дөрес, укучылар мәктәпкә йөри алмый. Әлеге язгы каникуллар бит. Алар ялдан чыкканчы, күпер дә ачылыр әле. Үрнәктә эшләүче яшьләр күп. Аларны инде су аша көймә белән йөртәләр. Үрнәктә яшәүчеләрнең бер генә теләге – яңа күпер кирәк. Бу видеоны да шул күпер салмаслармы дип куйган булганнар инде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

ВИДЕО: Mash Iptash (телеграм-канал)


Фикер өстәү