Казанга бер көнлек эш сәфәре белән Дмитрий Медведев килде

Казанга бер көнлек эш сәфәре белән Россия Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев килде.

Башкаланың халыкара аэропортында аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров каршы алды.

Дмитрий Медведев республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә булачак һәм киңәшмә үткәрәчәк.


Фикер өстәү