Төркиядә җир тетрәүдән соң 49 көн узгач, җимерекләр арасыннан тере мәче тапканнар

Ветеринарлар мәченең сусызлыктан интегүен һәм берничә аягы сынуын ачыклаган.

Төркиядә булган коточкыч җир тетрәүдән соң 49 көн үткәч, хәрабәләр арасыннан тере мәче табылган, дип хәбәр итә Shot телеграм каналы.

Хайванны Кахраманмараш шәһәрендә төрле аш-су кирәк-яраклары эзләгәндә тапканнар. Ветеринария табиблары аның сусызлыктан интегүен һәм берничә аягының сынган булуын теркәгәннәр. Хәзер табиблар һәм мәченең хуҗабикәсе аны элеккечә яши алыр дип өметләнәләр.

Исегезгә төшерәбез, Төркиядә 100 ел эчендә иң көчле җир тетрәү февраль башында булды. Аның корбаннары саны 50 меңнән артып китте.


Фикер өстәү