Табиблар, педагоглар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ташламалы автокредит бирелә башлый

Россиядә ташламалы автокредит программасы яңартып җибәрелгән. Аннан медиклар, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар (мобилизацияләнүчеләр, үз ихтыяры белән катнашучылар, контрактниклар) файдаланырга мөмкин. Бу хакта Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, халыкның әлеге төркемнәре ярдәмгә бигрәк тә мохтаҗ.
Мондый кредитлар буенча беренчел кертем автомобиль бәясенең 20%ын тәшкил итә. Ә Ерак Көнчыгыш федераль округы өчен – 25%. Программа нигезендә, үзебездә җитештерелгән, бәясе 2 миллион сумнан артмаган автомобиль сатып алырга мөмкин. Ташлама күләме машина бәясенең 25%ын (әмма 625 мең сумнан артык түгел) тәшкил итә.


Фикер өстәү