Россиядә эш атнасын дүрт көнгә калдыруның бер шарты булуын әйткәннәр

Россиядә эш атнасын дүрт көнгә калдыруның бер шарты бар: илдәге икътисадый вазгыятьтә тискәре чагылыш тапмаска тиеш. Мондый адымның, аерым алганда, хезмәт хакы кимүгә, товарлар һәм хезмәтләрнең кыйммәтләнүенә китермәве кирәк.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов әйтүенчә, хәзерге вакытта депутатлар болай да кешеләребезнең үз гаиләләре янында ешрак булулары өчен чаралар күрергә тырыша. Әмма бу карарның тормышыбызны начарайтуга китермәве мөһим.

Исегезгә төшерәбез: былтыр уздырылган сораштыру нәтиҗәләре буенча, Россиядә яшәүчеләрнең яртысы чамасы дүрт көнлек эш атнасы кертү тәкъдимен хуплаган. Шул ук вакытта һәр өч кешенең берсе, хезмәт хакының кимү ихтималыннан куркып, эш атнасын кыскартуга каршы чыккан.


Фикер өстәү