Ришвәтчелек, казна малын туздыру, әшнәлек һәм куштанлык. Татар театры сәхнәсендә – безнең өчен бераз тансык булган сатирик комедия жанры. Тинчурин театрында татар әдәбияты классигы, драматург Нәкый Исәнбәтнең «Портфель» комедиясе буенча куелган «Аферист» спектакле премьерасы булды.
Тинчуринлылар Нәкый Исәнбәт иҗатына бу сезонда инде икенче тапкыр мөрәҗәгать итте. «Идегәй» спектакле Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгына багышланган иде. «Аферист»ка килгәндә, монда мәңгелек темалар – ришвәтчелек проблемалары фаш ителә.
Спектакльнең инсценировка авторы – Илфак Хафизов, режиссеры – Илнур Гарифуллин. Рольләрне Илфак Хафизов, Ренат Шәмсетдинов, Алмаз Фәтхуллин, Зөлфәт Закиров, Альбина Гашигуллина, Зөлфия Вәлиева, Рөстәм Гайзуллин, Диләрә Фәттахова, Айдар Фәтрахманов, Булат Зиннәтуллин башкара.
Вакыйгалар кечкенә генә Камышлау шәһәрендә бара. «Портфель», бер караганда, Николай Гогольнең «Ревизор»ын да хәтерләтә. Биредә барлык җитәкче вазыйфалар да кешенең сәләтенә, казанышларына карап түгел, ә туганлык һәм кода-кодагыйлык буенча бүленгән. Сүз уңаеннан, Нәкый Исәнбәт үзе моны «миргаянизм» дип атаган. «Гадел дәүләт – бер гаилә», – дип кабатларга яраткан Камышлау шәһәрендә яшәүчеләргә көтмәгәндә прокурорның килеп чыгуы аяз көнне яшен суккандай була.
Актерларның уены турында аерым әйтеп узарга кирәк. Сатирик комедия жанрына хас булганча, киемнәр, артистларның уйнавы без күреп гадәтләнгәнчә түгел. Элек швейцар булып эшләгәндә төрлесен күреп, шактый шомарган, эчеп, эшеннән куылган аферист, хәленнән килгәнчә прокурор Хизбулла Төхфәтуллин ролен «башкара», үзенең тар шәхси мәнфәгатен канәгатьләндереп йөри. Бу рольдә Илфак Хафизов шактый табигый килеп чыккан. Спектакльдә уңай геройлар да юк түгел. Нэпманнарны яшен кебек куркытып торучы авыл хәбәрчесе Зариф, комсорг Әүхәди рольләрен башкарган Булат Зиннәтуллин белән Айдар Фәтрахмановны аерым билгеләп үтәргә кирәк. Бу геройларга пьесада күтәрелгән иң мөһим проблемаларның берсе – ришвәтчелек турында әйтү вазыйфасы йөкләнгән. Алар яңалык өчен көрәшүче көч буларак гәүдәләнәләр. Тере, кызып китүчән Камәретдин ролен башкаручы Зөлфәт Закировның табигый уены да тамашачылар күңеленә хуш килде. Катлаулы – чын прокурор ролен Ренат Шәмсетдинов та уңышлы башкарып, спектакльне бер йодрыкка туплап торучыга әверелде.
Ялган прокурорны «зур дәрәҗәгә күтәргән» портфель спектакльдә аерым әһәмияткә ия. Хизбулла кулына очраклы рәвештә генә эләккән портфель кечкенә шәһәрдә яшәүчеләргә сихри тәэсир ясый. Режиссерның сюжетны заманга якынайтырга омтылганы да сизелә. Бер мизгелдә сәхнә өстендә берничә секунд очкан квадрокоптер әнә шул хакта сөйли.
– 1929 елда язылган булса да, Нәкый Исәнбәтнең әсәре хәзер дә актуаль. Бер гасыр үткән, әмма берни үзгәрмәгән. Шул ук куштанлык, ришвәтчелек. Нәкый Исәнбәтнең 80 битлек әсәрен 40 биткә калдырдык. Аның монологларын кыскарттык, күбрәк диалог форматында эшләдек. Бүгенгә яраклаштырып, темпны тизләттек, чөнки сатира жанры, хәзерге спектакльләр хәрәкәт, тизлек таләп итә, – ди инсценировка авторы һәм спектакльдә төп рольне башкаручы Илфак Хафизов. – Премьерадан соң өстәмә фикерләр, уйлар барлыкка килде. Әйтеп бетерә алмый калган фикерләр дә бар. Бераз тагын да шомартып, Алла боерса, алга таба тагын да матуррак, рәхәтрәк, җайлырак уйнарбыз, дип ышанып калам.
Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла фикеренчә, ришвәтчелек турында язган һәр әсәр актуаль булып чыга, беркайчан да искерми.
– Нәкый Исәнбәтнең «Портфель» әсәре аның пьесалары арасында күренеклеләрдән түгел. Ул Гогольнең «Ревизор» калыбында язылган. Исәнбәт ул вакыттагы НЭП заманын тәнкыйтьләгән. Тинчурин театры бу куелышта аны бүгенге заман белән бәйләргә омтылган. Россиядә менә шушы оятсызлык, куштанлык, ришвәтчелек кебек сыйфатлар һич югалмый. Безнең дә менталитет үзгәреп бетте. Болар турында язган һәр әсәр актуаль булып чыга, берничә йөз ел искерми торган була. Куелышы, декорацияләре, музыкасы, артистларның уйнавы – барысы да ошады, – диде халык шагыйре. – Классикларыбызның әсәрләрен элек тә куялар иде. Әйтик, классик драматург саналган Тинчуринга татар театрлары даими мөрәҗәгать итеп тора. Исәнбәтнең беркайчан да онытылганы булмады. Ул – бик зур драматург, аңардан бөтен очракка туры килә торган пьесалар табып була. Классикларны укырга һәм аларны куярга кирәк. Тик бүген куела торганнарын әллә ни күп дип әйтмәс идем мин. Чөнки аларның күбесе Совет власте килгәч, идеологиягә корылган әсәрләр язган. Шуңа күрә монда пропорцияне сакларга кирәк. Элекке драматургларны да, хәзергеләрен дә куярга кирәк. Әсәрләре сәхнәдә куелса гына, драматург үсә ала.
Спектакльне популяр татар җырчысы, «Изге ай» ансамбле солисты Халидә Бигичева да караган.
– Спектакльгә караганда миңа күбрәк тамашачы ошады. Залның шыгрым тулуы, матур итеп тыңлаулары, спектакльдән соң басып кул чабып озатып калуларына шатландым. Әле ярый үзебезнең татар телендәге татар спектакльләренә йөрүчеләр бар. Яшьләр дә күп килгән иде. Җаныма шулхәтле рәхәт булды, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты җырчы. – Спектакльгә килгәндә, бөтенләй канәгать калдым дип әйтә алмыйм. Бәлки, ул безнең яшькә дә бәйледер. Яшьләр өчен бу – кызыклы, бик әйбәт спектакль. Аның үзенең тамашачысы бар һәм булачак.
Ләйсән Сафина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat