Мамадыш районының авыллары буенча мошеннниклар йөргән

Шушы көннәрдә Түбән Яке авылында ике ир- ат урын җир комплектлары сатабыз дип ялгыз яшәүче өлкәннәргә кереп йөргәннәр.

— Аптырап киттем. Икесе дә тәбәнәк алар. Ишек шакыйлар. Ачмыйча гына сөйләштем. Иремне сорыйлар. Улыгыз бармы диләр. Юньле кешеләр түгелен аңлап алдым. 30 сумга берәү дә урын- җир комплекты сатмый бит инде, — ди шушы авылда яшәүче Мөсәвәрә Дәүләтшина.

Әлеге ир-атлар авыл читендәрәк яшәүчеләрнең ишекләрен каккан. Товарларын иснәп, тотып карарга кушулары халыкны сискәндергән. Уяу булулары аркасында берәү дә алданмаган. Сез дә сак булыгыз!

Гөлгенә Шиһапова

 


Фикер өстәү