«Файдасына караганда зыяны күбрәк»: ябыгу марафоннары ярдәмендә теләгән нәтиҗәгә ирешеп буламы?

Элегрәк сылу буй-сынга ирешү тау кадәр сабырлык сораучы кыен эш саналса, хәзер моның өчен, күп дигәндә, бер ай вакыт җитә. Елдан-ел популярлаша баручы ябыгу марафоннарын оештыручылар шулай дип вәгъдә итә. Яз җитүгә, аларга ихтыяҗ бермә-бер арта. Ләкин белгечләр мондый юл белән ябыгырга теләүчеләргә сак булырга киңәш итә. Марафоннар сәламәтлеккә генә түгел, психикага да зыян салырга мөмкин, дип кисәтә алар. Каш ясыйм дип күз чыгармас өчен ни эшләргә?

Коктейль «бүләге»

Бер танышым шундый марафонда катнашып, бер ай дигәндә ун килограммга ябыккан иде. 70 килограмм чамасы авырлыктагы кызның күз алдында 60ка калуына барыбыз да аптырадык. Бер елдан очраклы күрешкәч, шаккаттым. Үзе килеп эндәшмәсә, танымый да идем. Шул ябыкканнан соң бер ел эчендә 87 килограммга кадәр тазарган ул. Баксаң, теге юлы ябыктыручы коктейльләр эчкән булган икән. Коточкыч тазаруының төп сәбәбен дә шуннан күрә. «Гормоннар эшчәнлеге бозылды. Кемгә генә күренеп, нинди генә дарулар эчеп кармадым, файдасы юк. Авырлыгым гел шул тора – тазармыйм да, ябыга да алмыйм», – дип сөйләгән иде ул.

Россиядә ябыгу марафоннары 2014 елларда популярлаша башлады. Хәзерге вакытта безнең илдә тыелган, барыбыз өчен таныш социаль челтәрнең популярлашып кына килә башлаган вакыты иде ул. Мондый төр марафоннарга кешеләрне дә, нигездә, әнә шул кушымтаны кулланучылар арасыннан җәлеп иттеләр. Кесәне әллә ни тишми торган бәягә, юклы-барлы өч-дүрт атна эчендә фәлән килограмм артык авырлыктан котылырга теләүчеләр саны елдан-ел арта барды. Бүген инде ябыгу марафоннарында катнашу гадәти күренешкә әйләнде.

Җайлы бит: махсус төзелгән меню буенча тукланасың, көндәлек нәрсә ашаганыңны тикшереп, контрольдә тоталар. Бик нык тырышсаң, үҗәтлегең өчен бүләк тә бирергә мөмкиннәр. Челтәрле маркетингта эшләүчеләр мондый марафоннарда, гадәттә, үзләре сата торган продукцияне дә төртергә тырыша.

Рәсми саннарга ышансаң, пандемия чорында Россиядә ябыгу марафоннарына ихтыяҗ икеләтә арткан. Мисал өчен, илгә коронавирус үтеп кергән 2020 елның февралендә «Яндекс» сайтында онлайн ябыгу марафоннары сылтамасын 100000 кеше эзләгән булса, март аенда инде аларның саны ике тапкыр арткан. Пандемия аркасында өйдән чыгу, аралашу мөмкинлеге чикләнгәч, күпләрнең онлайн рәвештә генә ябыгасы килүе аңлашыла.

Күреп торабыз: бүген социаль челтәрдә утыручы һәр ике кешенең берсе табиб, коуч, психолог, диетолог. Араларында бу юнәлештә бернинди махсус белеме булмый торып, эшчәнлек алып баручылар да бихисап. Ябыгу марафоннарын оештыручылар да искәрмә түгел. Бүген хәтта артистларга кадәр халыкны ябыгырга өйрәтә.

Белгәннән сорашасы

Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гыймаева язылучылары арасында өч ел рәттән ябыгу марафоны уздыра. Берничә көннән 3–4 атналык марафонның чираттагысы башланаячак. Анда катнашу 1490 сумга төшә.

– Дүрт ел элек бер челтәр оешмасында эшләп алган идем. Алар мондый марафоннарны даими уздыра. Шунда: «Андый марафоннарны бернинди БАДларсыз гына да уздырып була бит», – дигән фикер килде. Нутрициолог белән киңәшләштем дә сәламәтлек өчен шундый ябыгу марафоны оештыра башладым. Бездә бернинди БАД, дарулар эчәсе юк. Бары тик дөрес туклану һәм физик күнегүләр ясау хисабына гына ябыгабыз, – ди җырчы.

Кызлар марафон дәвамында уртача 3–4 килограмм авырлык ташлый икән. Гәүдә авырлыгы зур булганнар арасында 10 килограммга кадәр ябыгучылар да булган. Ләйсән – оештыручы. Командаларында туклану буенча киңәшләр биреп, меню төзеп, кызларның көндәлек ашау тәлинкәләрен тикшереп торучы нутрициолог та бар. Тренер яздырган видеолар да кулланыла. Марафонда кызлар белән психолог та эшли икән. Ул ашауга бәйле начар гадәтләр турында сөйли, алардан котылу юлларын күрсәтә. Белгечләрнең берсе дә очраклы кешеләр түгел, кыскасы.

– Марафоннар күп. Алар арасыннан файдалысын сайлап алу, алданмау өчен кайтавазларны укырга, өйрәнергә кирәк, анда катнашып караган кешеләрдән сорашсаң да яхшы, – дип саный Ләйсән Гыймаева.

Психикага бәрә

Психология фәннәре магистры, психолог Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева фикеренчә, кыска вакытлы ябыгу марафоннары – кеше психикасы өчен зур сынау. Бер яктан алар кешедә мотивация тудыра, дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару кебек яхшы гадәтләр булдырырга ярдәм итә. Әмма марафон көтелгән нәтиҗә бирмәсә, кешенең күңеле кайта, ул хәтта күңел төшенкелегенә бирелергә мөмкин.

– Мондый марафоннарны оештыручылар кешенең иң нечкә кылларына тия торган сүзләрне бик оста файдалана. Безнең марафон ярдәмендә битегезнең тиресе яхшырачак, гәүдәгез төз-матур булачак, гел ризык турында уйлаудан туктыйсыз, дигәнрәк шигарьләр белән үзләренә җәлеп итәргә тырыша. Болар турында кем хыялланмый? Шушы сүзләрдән башы әйләнеп, күпләр ябыгу марафонына килеп эләккәнен сизми дә кала. Ябыгу марафоны оештыручылар максатка ирешүнең җиңел юлын тәкъдим итә. Кеше шуңа каба да. Чынлыкта, нинди дә булса максатка ирешү өчен, бик күп көч, вакыт, белем таләп ителә. Аннары бик күпләр марафонда вәгъдә ителгән айфон, зур күләмдәге акчага кызыгып, ябыгудан бигрәк әнә шуңа алданып килә, – ди психолог.

Марафон тәмамлангач, югалткан килограммнарның кире әйләнеп кайтуын да кеше психикасына килгән зыянга бәйләп аңлата ул.

– Марафон барышында ул ашыйсы килмәгән әйберне ашыйсы килмәгән вакытта ашарга, бер утыруда үзе гадәтләнгәннән азрак күләмдә ризык кабул итәргә мәҗбүр. Шул рәвешле, кеше белән аның тәне арасында элемтә югала. Ул акрынлап ачлык, туклык хисен дә тоемламый башлый, – ди психолог.

«Кисәк ябыгу куркыныч»

Кыска вакыт эчендә ябыгу организмга ничек тәэсир итә? Ябыгу марафоннары кемнәр өчен аеруча куркыныч? Әлеге һәм башка сораулар белән Республика клиник хастаханәсе табиб-терапевты, спорт табибы Анастасия Яковлевага мөрәҗәгать иттек.

Анастасия Яковлева

– Ябыгу марафоннарының файдасы күбрәкме, зыянымы?

– Мондый марафоннарның файдасына караганда зыяны күбрәк. Беренчедән, аны оештыручылар һәр кешегә индивидуаль якын килми, аларның нинди авырулары барлыгын да белми. Марафон башлар алдыннан алар иң элек кешегә аның саулыгының ни дәрәҗәдә икәнен ачыкларга ярдәм иткән анкета тутыртырга тиеш. Анда кешенең буй озынлыгы, авырлыгыннан башлап, кайсы авырулардан интегүе, нинди дарулар эчүе, имгәнү-җәрәхәтләре барлыгы турында тулы мәгълүмат күрсәтелергә тиеш. Һәр кешенең организмы индивидуаль. Бер кешегә туры килгән меню икенче кешегә зыян салырга мөмкин. Күнегүләр белән дә шул ук хәл. Ә марафоннарда һәркемгә бер төрле меню, күнегүләр тәкъдим ителә.

– Кыска вакыт эчендә ябыгу организмга ничек тәэсир итә?

– Кеше аена, күп дигәндә, 4 килограммга гына ябыгырга тиеш. Кисәк кенә авырлык ташлау – организм өчен зур стресс. Кисәк ябыккан кешенең, гадәттә, гормоннар эшчәнлеге бозыла, бала табу әгъзалары системасына, йөрәк-кан тамырларына зыян килә, иммунитеты начарлана, кәефе үзгәрүчәнгә әйләнә. Ул мускулларга да бәрә. Җыерчыклар да пәйда була.

– Мондый марафонда катнашыр алдыннан табибка күренергә, ниндидер анализлар тапшырырга кирәкме?

– Әлбәттә, кирәк. Марафонда ябыгырга уйлаган кеше иң элек эндрокринологка күренергә тиеш. Моннан тыш, гомуми, биохимик кан анализлары тапшырырга, ЭКГ ясатырга, бөерләрне, калкансыман биз, җенес гормоннарын тикшертергә кирәк.

– Ябыгу марафоннары кемнәр өчен аеруча куркыныч?

– Булимия (гел тамак ачу, даими рәвештә ашыйсы килеп тору рәвешендә уза торган авыру) диагнозы куелган кешеләргә мондый марафоннарда катнашу гомумән тыела. Аларга иң элек психик якны тәртипкә китерергә кирәк. Хроник йөрәк-кан тамырлары авырулары, шикәр чиреннән интеккән кешеләргә дә ябыгу алдыннан җиде кат уйлап, бер кат кисү хәерле.

Булат Закиров, юрист:

– Ябыгу марафонында катнашучының сәламәтлегенә китерелгән зыян өчен оештыручыны җавапка тартырга мөмкин. Әмма бу процесс җиңел булмаячак. Иң элек, махсус суд экспертизасы уздырып, бу кешегә нәкъ менә марафон аркасында зыян килгәнме-юкмы икәнлеген ачыклаячаклар. Аның нечкәлекләре бик күп. Шуңа күрә экспертизаның сез көткән нәтиҗәне бирмәвенә дә әзер торырга кирәк. Марафонны оештыручы белән язышкан смсларны, чекларны да саклагыз. Алар судта дәлил булып торачак. Чек дигәннән, марафонда катнашу өчен акчаны онлайн рәвештә күчергән булсагыз, аны банк аша да исбатлап була. Кәгазь акча белән түләгән очракта кулыгызда чек, яки расписка кәгазе булырга тиеш.

Шунысын исегездән чыгармагыз: күпчелек марафоннар кешеләргә булышу өчен түгел, ә акча эшләү өчен оештырыла. Шуңа күрә анда катнашыр алдыннан иң элек оештыручыны җентекләп тикшерегез (профильле белеме булу, башка катнашучыларның фикерләре һ.б.) Килешү шартларын (килешү предметы, якларның җаваплылыгы шартлары һ.б.) игътибар белән укыгыз. Ник дигәндә, мондый килешүләр еш кына оештыручыдан җаваплылыкны төшерү өчен төзелә. Әйтик, килешүдә «катнашучы алдан табиб белән киңәшләшергә тиеш» дип күрсәтелгән булса һәм катнашучы кеше табибтан консультация алмаган булса, җаваплылык аның үз өстендә булачак.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү