Шадаев: «Дәүләт хезмәтләре»ндәге үзгәрешләр әзерләнүче мобилизация турындагы имеш-мимешләргә бәйле түгел

Россия Минцифра башлыгы Максут Шадаев хәбәр иткәнчә, «Дәүләт хезмәтләре» ндәге соңгы үзгәрешләр имеш әзерләнүче мобилизация турындагы имеш-мимешләр белән берничек тә бәйләнмәгән.

«Мобилизациягә әзерләнмибез», — дип язган ул Telegramдагы профильле IT-чатларның берсендә.

Шадаев порталда дәүләт органнары хәбәрләреннән баш тарту функциясе саклана, дип өстәде.

Элегрәк билгеле булганча, «Дәүләт хезмәтләре» ндә профильне юкка чыгару функциясе бетерелгән.


Фикер өстәү