Чистарту икеайлыгының өч атнасында 227 490 өмәгә чыккан

Бу хакта Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сөйләде. Өч атна эчендә полигоннарга 129 мең куб метрдан артык каты көнкүреш калдыклары чыгарылган.

Төзекләндерү һәм яшелләндерү кысаларында районнарда188 меңнән артык агач һәм куак утыртылган. Ай башыннан министрлыкка 2 027 мөрәҗәгать килгән. Бу көненә 100гә якын хәбәр дигән сүз.

– Укучылар кыштан соң безгә чүп-чар җыюны ачыкларга булышалар. Димәк, безнең үсеп килүче буынның экологиягә сак карый, – ди министр. –»Халык контроле» порталы аша 168 мөрәҗәгать килгән. Алабуганың “Буровик” бакчачылык ширкәтендә зур чүплек табылды. Аны 16 июньгә кадәр чистартып бетергә кушылды.

 Александр Шадриков төбәк операторлары тарафыннан чүп-чар чыгару проблемасына да тукталды.

– Быел министрлыкка төбәк операторлары эшенә һәм контейнер мәйданчыкларын карап тотуга бәйле бик күп шикаятьләр килә. Мондый шикаятьләр инде 200дән артык. Алар Росприроднадзорга тапшырыла”, – ди ул.

 Ике айлык кысаларында республика буенча күзәтчелек органнары тарафыннан барлыгы 2 098 хокук бозу очрагы ачыкланган, шуларның 1 235 е бетерелгән. Тәртип бозулар арасында беренче урында – чүплекләр тора. 1 141 рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланган, 750 е бетерелгән инде. 545 административ материал төзелгән, 314,5 мең сумлык штраф салынган.

Ике айлык кысаларында экология инспекторлары автомобиль юлларындагы чисталыкны да тикшерүгә дә кереште. Май аенда Росприроднадзор һәм прокуратура органнары вәкилләре катнашында тимер юлларны карап чыгу планлаштырылган.


Фикер өстәү