Җирдә бик көчле магнит давыллары күзәтелә: сак һәм игътибарлы булыгыз

Бу көннәрдә көчле магнит давыллары күзәтелә. Ул якшәмбе көнне башланды һәм гадәти булмаган урыннарда поляр балкышларга сәбәпче булды.

Аерым алганда, Санкт-Петербургта төньяк балкышы күзәтелә, Мәскәү өстендә шулай ук якты нурлар уйнавын күрергә мөмкин булды.

Соңгы 24 сәгать эчендә җирнең магнит кыры дәрәҗәсе G4 дәрәҗәсенә җитте, дип яза РИА Новости гамәли геофизика институты мәгълүматларына сылтама белән. Бу биш баллы шкала буенча бик көчле дәрәҗәне аңлата, анда G5 экстремаль дәрәҗә, ә G1 иң түбән булуын күрсәтә.

G4 дәрәҗәсе челтәрдәге көчәнешнең тотрыксызлыгына, саклык чараларына һәм энергия системалары участокларына зыян китерергә мөмкин. Шулай ук иярчен һәм радиоешлык навигациясенә зыян салырга мөмкин.

Җирнең магнит кыры “көйсезләнгән» вакытта поляр балкыш күзәтелә.


Фикер өстәү