Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәренә килде

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасына эш сәфәренә килде. Ташкент халыкара аэропортында аны Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Җәмшед Хоҗаев һәм Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Олег Мальгинов каршы алды.

Татарстан делегациясенең төп максаты — «Иннопром. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу. Республиканы чарада 70ләп компания тәкъдим итә. Күргәзмә комплексында Татарстан стенды оештырылган.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов графигында — КФУның Җизак шәһәрендәге филиалында яңа медицина белем бирү үзәгенә бару, «Җизак» технопаркын ачу һәм берничә рәсми очрашу уздыру.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте


Фикер өстәү