Коронавирустан вафат булган татар бизнесменының абыйсы имеш-мимешләргә ышанмаска кушты

Оренбургта яшәүче татар эшмәкәре Раил Зариповның авыл кешеләренең берсе белән дә элемтәгә кермәве турында  әйткән аның туганы.

Коронавирустан вафат булган «Байтуган сервис компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры Раил Зариповның абыйсы, татар бизнесменының кешеләргә авыруны йоктырган дигән имеш-мимешләргә ышанмаска чакырды. Туганы авыл кешеләренең берсе белән дә элемтәгә кермәгәнлеген әйтте ул.

Соңгы вакытта Раил Зарипов гаиләсе белән генә аралашкан. Хәзер ның гаиләсе изоляциядә, аларның коронавируска анализлары тискәре.

«Без берни дә яшермибез. Без дә балалар һәм әти-әниләр, без дә борчылабыз. Тагын бер кат язам, авыл халкы аның белән элемтәгә кермәде. Безгә авыр. Әйдәгез, төрле имеш-мимешләргә ышанмыйк һәм хәлне катлауландырыйк. Кемне әлеге мәсьәләнең нечкәлекләре кызыксындыра миңа шалтыратыгыз. Җирләү турында әлегә ачыклык юк. Барлык танышларыгызга һәм хезмәткәрләргә әлеге мәгълүматны җиткерегез», — дип язган коронавирустан абыйсы вафат булган Айдар Зарипов.


Фикер өстәү